Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм агробизнес, кадрларның белемен күтәрү институты вәкилләре, укытучылар Фәрит Әхмәтов, Ирек Хафизов аграр көллияттә апаслыларны яңа техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдә-таләпләрен тиешенчә үтәргә өйрәттеләр. 21-23 ноябрьдә барган бу укуларда районның барлык формадагы хуҗалыклары, агрофирмадан 55 җитәкче-белгечләр катнашты.
-Татарстанда быелның 1 июненнән хезмәтне саклау һәм техника куркынычсылыгы Бердәм кагыйдәләре гамәлгә керде,-дип белдерде хәбәрчебезгә Фәрит Әхмәтов. -Апаста куркынычсызлык кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлүенә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында зур бәхетсезлекләргә юлыгу, ферма-кырлар, машина-трактор парклары, ындыр табаклары, башка объектларда имгәнү, һәлак булу очраклары теркәлмәве эшнең җитди югарылыкта оештырылып алып барылуын раслый. 3 көнлек курслар узган һәр җитәкче-белгеч комиссия каршында телдән һәм язмача махсус имтихан тапшырачак һәм сынауны уңышлы үтүчеләр яңа үрнәктәге таныклыклар алачак.
Районда таныклыкның беренче номерлысы район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллинга бирелде.