Шыгайдан Хәмсәнә әбигә 90 яшь тулды

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Шыгай авылында гомер итүче Хәмсәнә әби Камалиева олуг юбилеен каршы алды. Гомер юлында сугыш чоры афәтләрен дә, толлыкны да кичергән әби бүген якыннары янәшәсендә тормышына шөкер итеп яши. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Хәмсәнә әбине юбилее белән тәбрикләп Рәсәй президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев та изге теләкләре белән күчтәнәчләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International