Апасның 5нче сыйныф укучылары арасында “Минем әнием иң яхшысы” фотоконкурсы үткәрелде

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү бүлеге белгечләре тарафыннан Апас урта мәктәбенең Гәлләмова Гөлүсә Наил кызы җитәкчелегендәге 5 б сыйныфы укучылары арасында “Минем әнием иң яхшысы” дип исемләнгән фотоконкурс игълан ителгән иде. Нихаять, нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы 18 фотография кабул ителде. Балалар барысы да зур теләк һәм кызыксыну белән тырышлыкларын күрсәттеләр. Катнашкан һәр балага рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды.

Гөлназ Фәхретдинова, балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү булеге белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International