Апасның матур урыннары көнләп түгел, сәгатьләп арта

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы тирә-юнен төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты. Үзәк парк тирәсенә тотылган матур тимер койма-рәшәткә “игезәкләре” район үзәгенең матур бер бизәге хәзер. Төзелешне районда күләмле эшләр башкаручы, барысына да өлгерүче “Строймаркет” оешмасы осталары алып бара. Апас урамнарына йөзләгән квадрат метр заманча брусчатка җәю, тротуарлар ясау, район үзәгендә парк һәм Әнәле, Каратун, Свияжский бистәсе, Борнашта матур фонтаннар, ял итү урыннары булдыруны да алар ук башкардылар.

-Хезмәттәшем Рамил Галиакберов төзүчеләр бригадасындагы һәркемнең эше һәрчак шулай көлеп торсын, Апас тагын да ямьләнсен,-ди оешма җитәкчесе Дамир Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International