Апас егетләрен армиягә озату дәвам итә

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

-Район хәрби комиссариаты заявкасы нигезендә хәзер Казан “Патриот” Үзәгеннән зур автобус килеп, Татарстанның Идел аръягы төбәкләре комиссариатларыннан хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрне бер командага туплап озатабыз,-ди Апас хәрби комиссариаты хезмәткәре Марсель Вәлиев. -Шуңа да һәр апаслы повесткада күрсәтелгән төгәл вакытта хәрби чакырылыш пунктында булырга тиеш. Озатучылар автобуска утыртылмый. Егетләрне шәфкать туташы, полиция хезмәткәрләре һәм гадәттә үзем “Патриот” Үзәгенә кадәр озатам, командирлар кулына тапшырам. Армиягә китү егетләрнең үзләре, әти-әниләре, сөйгән ярлары, хатыннары өчен кабатланмаслык вакыйга ул. Ил алдында төп бурычын намус белән үтәүчеләрне без үзебез дә шатланып каршы алабыз. Егет армиядә чакта аның командирлары белән даими элемтәдә торабыз.

Быел җиткерелгән йөкләмә буенча Апас районыннан барлыгы 34 ир-егет армиягә чакыру алды. Медицина комиссиясен барысы да бик яхшы үтте. Аларның үзләре, әти-әниләре белән очрашуларда барлык кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирелә.

27 ноябрьдә Апастан тагын 8 егет хәрби хезмәткә юл алды. Бу дулкынландыргыч мизгелләрне без Марсель Вәлиев фотоархивыннан тупладык. Үзебезнең яшь хезмәттәшләр-“Апас хәбәрләре” телекомпаниясе тележурналистлары Илшат Гыймадиев белән Илнар Хәсәнов һәм  Ранил Идиятуллин, Илмаз Хәмидуллин, Фәнис Мөбәрәкшин, Денис Печков, Ренал Гайнетдинов, Инзил Вилданов Казанга исән-имин барып җиттеләр. Хәерле юл сезгә егетләр, сагынганда менә шушы фотоларны карап шул моңсу да, шатлыклы да минутларны искә төшерегез, яме. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International