1 декабрь – СПИДка каршы Халыкара көрәш көне. Шул уңайдан аграр көллияттә эчтәлекле чара узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева, район үзәк хастаханәсе вәкилләре катнашты. Район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Гөлсинә Гайнуллина чыгышы яшь буын өчен аеруча да эчтәлекле һәм үтемле булды.