“Салават күпере“ тәрбиячеләре сертификат алдылар

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Буа шәһәрендәге “Теремок“ балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология буенча юнәлеш бирү“ дигән тема буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Безнең районнан биредә Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлшат Фазлыева белән Марина Демидова катнаштылар һәм үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышларын махсус комиссия уңышлы дип тапты. Ике тәрбияче дә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең сертификатына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International