Районда “Йолдызлык“ фестиваленә әзерлек тулы куәтенә бара. Әлеге уңайдан Апаска Татарстан Республикасы “Йолдызлык“ фестивале җәмәгать оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов килде. Ул “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә җитәкче-белгечләр белән очрашты, үзенең киңәшләрен бирде. Ул шулай ук видео дәреслекләр дә таратты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашында узган бу очрашу үтемле һәм файдалы булды.