Апас мәктәбе волейбол сөючеләрне көтә!

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Апас урта мәктәбендә Спартакиадага әзерлек максатыннан, волейбол буенча күнекмәләр башланды. Биредә төрле оешмалардан спортка гашыйк хатын-кызлар һәм ир-атлар катнаша. Күнекмәләр һәр атнада сишәмбе һәм җомга көннәрендә 18.00 сәгатьтә башлана. Теләгән һәр кеше волейбол уеннарында катнаша ала. Килегез, кичке ялыгызны файдалы үткәрегез! Беренче күнекмәләрдә район хакимияте, аграр көллият, соцаль яклау идарәсе, Апас һәм Каратун мәктәбе коллективлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International