Апас районының 5 укучысы Мактау грамотасына ия

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәрендә респбулика “Форпост“ җәмәгать тәртибен саклау отрядларының 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган слеты үтте. Анда районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева җитәкчелегендә Апас районыннан 5 укучы катнашты. Апас мәктәбеннән Азат Шәрәфуллин, Иске Йомралыдан Гөлнар Мингазиева, Каратуннан Сөмбел Ногманова, Табар Черкененнән Алексей Волков, Борнаштан Алмаз Гыйниятуллин “Форпост“ республика үзәгенең Мактау грамоталарына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International