Тууына 80 ел уңаеннан Татарстанның атказанган агрономы Ринат Әхтәриев Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт Хатына лаек булды. Дәүләтнең олы бүләген юбилярга Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исеменнән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин тапшырды. Бүләкләнүчеләрне котлыйбыз!