“Йолдыз” газетасы журналистлары җинү яулады

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Кремль бинасында коррупциягә каршы эшчәнлек буенча иҗат эшләренә нәтиҗәләр ясалды. “Коррупция: журналист күзлегеннән“ конкурсында “Йолдыз” газетасы да катнашты. Бүләкләү тантанасында газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева һәм газетаның җаваплы сәркатибе Ләйлә Шиһабиева катнашты. Ләйлә Шиһабиева массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма номинациясендә җинү яулап дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International