-5 ел элек әти-әнисе юл-транспорт фаҗигасенә очрап ятимә калган Диләрә Бәдретдинова мәктәбебез горурлыгы бүген,-ди Чүрибураш мәктәбе директоры Илшат Яруллин.- Аны тәрбияләүче дәү әниләре Фәүзия һәм Алсу, икенче әнием ди йөртүче туган апасы, авыл почта хезмәткәре Римма, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Илнар Шәйхетдинов та аның белән бик хаклы горурланалар. Җиденче сыйныфта “5” легә генә укучы, спорт белән дус, мәктәп тормышында, җәмәгать эшләрендә бик актив, төрле олимпиадалар җиңүчесе Диләрә 6 декабрьдә райондашы, Апас мәктәбе укучысы Алинә Зиннәтуллина белән җылы Кара диңгез ярында урнашкан “Артек” ка китте. Татарстан Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы юлламасы белән ул анда 26 декабрьгә кадәр булачак.
-Бу безнең мәктәбебез тарихында шундый беренче очрак, барлык укучылар да Диләрәгә булган шундый игътибарга, дәүләт кайгыртуына бик шат,-ди Диләрәнең сыйныф җитәкчесе Лира Яруллина.
-Безнең Алинә инглиз телен бик ярата. Мәктәп волейбол командасында уйный. Укуы да, өлгереше дә бик яхшы аның, сыйныфташлары да бик хөрмәт итә үзен,-ди Алинәнең сыйныф җитәкчесе Наталья Харитонова.
-Кырым ярымутравындагы балалар уку-сәламәтләндерү үзәкләре, СССР заманнарыннан танылган “Артек”балалар ял лагеры-Россия горурлыгы ул,-ди район мәгариф бүлеге Ләйсән Акберова.
-Быел районнан 28 бала җәйге айларда Кырымда ял итеп кайтты, үзенә яңа дуслар тапты. Былтыр да Татарстан Хөкүмәте, ТР яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгы һәм район хакимияте ярдәме белән шуның кадәр үк диярлек яшь апаслы Кара диңгез ярында сәламәтлеген ныгытты. Кырым, Краснодар Кара диңгез ярында сигез төрле профильле бөтенроссия балалар ял-тернәкләндерү үзәкләре, лагерьлар бар. “Орленок” балалар ял итү лагерында да безнең министрлык юлламасы белән районнан ел да 2-5 укучы ял итеп кайта, сәламәтлеген ныгыта,-ди бүлекнең баш белгече Гөлира Шиһабиева. –Бүген министрлык һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлегенең 2017 елга укучыларны шунда җибәрү буенча эш программасы булдырылды һәм гаризалар туплана. Баласын Кара диңгез ярына ял итәргә җибәрергә теләүче әти-әниләр миңа мөрәҗәгать итсен иде.