Апаста социаль ипотека буенча тагын бер яңа йорт өлгерде

2016 елның 9 декабре, җомга

Шәһәр тибындагы Апас поселогының Салават Кәримов урамында өч катлы, 24 фатирлы тагын бер йорт сафка басты. Яңа ел бәйрәменә биредә өй туйлары булачак. Бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм белгечләр төзелеш эшләре һәм биредәге уңайлылыклар белән таныштылар. Бүгенге көндә йортка җылылык бирелгән, вак-төяк эшләр генә калган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International