Апас мәктәбендә көрәшчеләр бил алышты

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Апас мәктәбе спортзалында мәктәп укучылары арасында милли көрәш буенча район спартакиадасы узды. Биредә 80 укучы көч сынашты. Урта мәктәпләр арасында Апас, Аграр көллият, Каратун мәктәпләре, тугызеллыклар арасында Апас, Чурибураш, Кызылтау мәктәп командалары призлы урыннар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International