Апаста гражданлык оборонасы буенча уку-күнекмәләр бара

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Районда гражданлык оборонасы буенча уку-күнекмәләр бара. Эвакуация вакытында кабул итү буенча барлыгы 18 пункт төзелгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, гражданлык оборонасы вәкиле Айдар Галләмиев һәр пунктта булып, әзерлек эшләре белән таныша. Уку-күнекмәләр Чирмешән, Олы Бакырчы, Урта Балтай мәктәпләрендә узды. Әлеге чара февральдә узачак тикшерүләргә әзерлек максатыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International