Апаста Хаҗ кылучылар Мәүлед ашына җыелды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Алдагы елларда Апасыбызның беренче мәхәллә  “Рамазан “ мәчетендә районыбыздагы  хаҗ гамәлен башкарган хаҗияләребезне җыеп очрашу кичәләре үткәргән булсак, быелгысы  елның 13 декабрендә хаҗ гамәлен башкаручы хәзрәтләребезне җыеп Мәүлед ашы үткәрелде. Бу беренчедән  пәйгамбәребезнең туган көнен хөрмәтләп үткәргән аш булса, икенче яктан төрле елларда  хаҗ гамәлен башкарган   хаҗиларыбызны очраштыру кичәсе дә иде.

 Кичә Зәм-зәм сулары эчеп, Мәүлед бәйрәме турындагы вәгазьне тыңлап,  Коръән сүрәләре укып, тәкьбир,  салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп башланып китте һәм хаҗиларнын  хаҗ сәфәре турындагы уй- фикерләрен тыңлап күркәм табыннар артында чәйләр эчеп, намазлар укып тәмамланды.

Шундый күркәм кичәне үзенең юбилее уңаеннан Корбан чалып, барлык чыгымнарны да үз өстенә алып  үткәрүче мәчетнең остабикәсе  Наилә апа Салаховага олы  рәхмәтләремне белдерәсем килә. Наилә апага һәм кичәне үткәрүдә ярдәм итүче мөслимәләребезнең һәммәсенә дә Аллаһы Тәгалә  хаҗ кылган савапларын бирсен, пәйгамбәребезнең шәфәгатенә, мәхәббәтенә ирешергә насыйп итсен, йортларына, гаиләләренә Мәүлед бәрәкәтләре иңсен, һәм дә хаҗ сәфәрен башкаруга сәбәпчеләрдән булса  иде, дигән теләктә калам. Хаҗиларны чәйгә алу элек-электән бик күркәм йола, саваплы гамәлләрдән булып саналган. Әби-бабаларыбыздан калган йолаларыбызны югалтмыйча шундый  очрашуларны оештырулар дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә рәхмәтен салсын, һәрбарчабызга да  мөмкинчелекләр тудырсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International