Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар эше буенча инспекторы Рания Михайлова республикакүләм бәйгедә җиңеп, “Елның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе“ булып танылды. Рания барлык этапларны да уңышлы үтеп, I дәрәҗә Дипломга, кыйммәтле бүләккә һәм чәчәк бәйләмнәренә лаек булды. Котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!