Балаларда рухи культура һәм милли мирасыбызга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, 2016 елның 15 нче октябреннән республика күләмендә “Сәйәр” театры фестиваль-бәйгесен башлаган иде. Биеш урта мәктәбе укучылары да бу чарадан читтә калмады. Мәктәбебезнең “Өмет” театр коллективы бәйгенең зона этабында (Казан) якташыбыз Хәбир Ибраһимның “Төпчек малай маҗаралары” әкияти – тамашасын күрсәтте.
Җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучылары Эльмира Гыйбасева һәм Илсөяр Курамшина белән тырышып әзерләнделәр, кием-декорация әзерләделәр. Уңышлы чыгыш ясаганнары өчен жюри әгъзалары аларны Мактау грамотасы, китап-журналлар белән бүләкләде. 4-5 сыйныф укучылары гына булсалар да, алар күңелләрендәге барлык кичерешләрне дөрес кулланып, сәхнәдә үзләрен иркен тотып, матур чыгыш ясадылар. Ә 8 декабрь көнне аларны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узган тәбрикләү тантанасына чакырып Диплом тапшырдылар, матур концерт- тамаша күрсәттеләр .
Булдырдыгыз, кызлар-малайлар! Киләчәктә сезне профессиональ сәхнәләрдә дә күреп алкышлыйсы иде…
Гыйбасева Эльмира, Биеш урта мәктәбенең татар теле укытучысы.