Мал табибы 100 мең сумлык Грант отты

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы идарәсе ел саен аерым күрсәткечләр, хезмәт казанышлары буена берничә белгечне Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 100 мең сумлык Грантына кандидат буларак тәкъдим итә. Министрлыкның Грантлар системасы Татарстанда 10 ел элек гамәлгә кертелде. Район бу программада шактый уңышлы катнашып, ел да Апастан 2-3 авыл хуҗалыгы белгече министрлык Грантын ота.

-Алар бүгенгә 17 кеше инде. Быелгы Грантларга “Әнәле” агрофирмасның Дәүләки фермасы мал табибы Фирит Насыйбуллин белән “Яңа юл” КФХ баш экономист-бухгалтеры Ландыш Нагуманова лаек булды,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

-Фирит абый безнең аксакал ул. Моннан 40 ел элек Буа ветеринария техникумын тәмамлап кайткач та, аның хезмәт кенәгәсендә бер генә юл язылган-1978 елдан бирле туган авылында мал табибы булып эшли,-ди агрофирманың Горбунов берләшмәсе әйдәп баручы мал табибы Дамир Сөләйманов.-Бик тәҗрибәле белгеч ул, аңа киңәшкә бик күпләр килә. Ул үзе дә бик мал җанлы, телсез терлек сәламәтлеген бозау караучы, сыер савучыдан яхшырак белә. Дәвалау алымнары ук үзгә аның. Районда терлекләрне ясалма каплату яңа технологиясе кулланыла башлагач, районда беренче булып аны ул сынап карады. Нәтиҗәле, әйбәт эшләве белән Фирит абый безгә һәр яклап үрнәк һәм остаз.

Берләшмәнең Дәүләки фермасында бүген барлыгы 1300 баш терлек булып, шуның дүрт йөзе сыерлар. Быел районда иң күп сөт шушы фермада савыла, иң күп һәм сәламәт бозаулар да шушы фермада туа. Мал табибы Фирит Насыйбуллин үзе хезмәттәшләре белән горурлана.

 

-Гомер-гомергә Дәүләки халкы эшчән һәм тырыш булды. Заманында Татарстан дәрәҗәсендә данлы, бик иртә мәрхүм председатель Әлфир Вәлиевның улы Альберт бүген бүлекчә идарәчесе булып эшли, әтисе эшен бик лаеклы дәвам итә. Ферма мөдире Тамара Кошкина, яңа гына Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дәрәҗәсенә ирешкән сыер савучы Лена Бәширова, Роза Сәлахова, Әлфия Аюпова, малларга терлек азыгы кертүче Рәмис Закиров, Җәүдәт Кәлимуллин, ирле-хатынлы бозау караучылар Рәмис һәм Әлфинур Низамовлар һәм башкалар белән бергә эшләп яулаган хезмәт җимешем ул мин откан Грант,-ди. –Министр кулыннан шушы зур бүләкне алган мизгелдә менә шул турыда уйладым.

 Татарстан күләмендә танылуым һәм җиңүем барыбыз өчен дә зур шатлык. Мине аңлап, ярдәмләшеп яшәгән хатыным Талия, кызым Лилия, барлык хезмәттәшләремә, мине шулай зурлаган җитәкчеләргә рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International