Апас егете Айрат Гәрәев армиядән медаль белән кайтты

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

“Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе операторы булып эшләгәндә үзен акыллы, булдыклы, тырыш хезмәткәр итеп таныткан Апас егете Айрат Гәрәев хәрби бурычын үтәп, армия сафларыннан кайтты. Ул Түбән Камада милли гвардиядә хезмәт итте. Айратның намуслы хезмәтен дәлилләүче Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. Аның хезмәте шулай ук махсус медаль белән дә бәяләнгән. Солдат егет армиягә киткәнче югары уку йортына да кергән иде. Киләчәктә укуын тәмамлап, үзе яраткан эштә хезмәт итү аның теләге. Ә без хезмәттәшебезнең кайда гына булса да уңышларга ирешәчәгенә ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International