Кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүче мөһим, җаваплы, җитди тармак хезмәткәрләре – энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Әлеге уңайдан аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев район башлыгы Рәшид Заһидуллинның котлауларын җиткерде һәм Мактау грамоталары, бүләкләр бирде.