Апаслылар Дербышкадагы балалар йорты нарасыйларын сөендерде

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме һәм район башлыгы Рәшид Заһидуллин теләктәшлеге белән Дербышкада урнашкан балалар йортына Апас Кыш бабае һәм Кар кызы барды. Биредә коллектив белән очрашып, каз, чәкчәк һәм башка тәм-томнар бүләк иттеләр. Сабыйлар чын күңелдән сөенечләрен һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International