Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында 16 райондашыбыз көн күрә. Аларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Клементьев аларның һәрберсе белән очрашып, хәлләрен белештеләр, туган як сәламнәрен һәм күчтәнәчләрен ирештерделәр. Якташларыбыз күз яшьләре аша рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.