“Татарстан Республикасында электрон белем бирү” программасы кысаларында укытучыларга моннан 6 ел элек ноутбуклар бирелгән иде. Әлеге программа “электрон журнал”, “электрон көндәлек” алып барырга, педагогик берләшмәләрдә һәм Интернет-форумнарда катнашырга, белемеңне арттырырга, интернет-ресурсларны кулланып, дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирде. Инде искерергә дә өлгергән ноутбуклар яңасына алмаштырыла. Район укытучыларына барлыгы 92 ноутбук биреләчәк. Аның 50се инде ияләренә тапшырылды. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре сүзләренчә, бәйрәмнәрдән соң, калганнары да кайтачак. Ноутбукларны Апас, Каратун, Борнаш һәм Морзалар база мәктәпләре укытучыларына бирү күздә тотыла.
Апас һәм Каратун мәктәбе укытучыларына ноутбуклар тантаналы шартларда тапшырылды. Биредә район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев һәм район мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты.