Урамда буран. Кар ерып кибетләрдә йөреп, өйгә кайттым да йоклап калган оныгымны уятып, ашатып-эчердем. Шулчак болытлар арасыннан кояш чыгып, дөнья яктырып киткәндәй булды. “Дәү әни, буран басылды. Мин кар көрәргә чыгам,-“ дип оныгымның әйтүе булды, ишектә звонок. Музыка уйный. Ачып җибәрсәм, балага гына түгел, миңа да искитәрлек манзара. Кар кызы белән ап-ак сакаллы Кыш бабай басып тора. Яннарында Кафиябез үзенең баянын сыздыра. Мәктәп китапханәчебез Венера иң беренчеләрдән булып Яңа ел белән тәбрикли алуыбызга шатбыз дип, сәлам тапшыра. Барыбыз бергә өйгә уздык. Кар кызы искиткеч җылы матур теләкләр язылган бәйрәм котлавын җиткерде. Мондый олы хөрмәтне яңа Әтәч елында 12 яшен тутыручы оныгым Камилнең тыңлап, ишетеп торуы минем өчен бәхет иде. Менә бит безнең Апас урта мәктәбенең педагогик коллективы үзләренең өлкәннәре өчен Яңа ел котлавын көтеләмәгәнчә оештырган. Бу искиткеч мизгелләрне, кешегә карата булган хөрмәтне күреп, күктә хәтта кояш та нур чәчте. Киләчәктә аларга да шундый олы хөрмәт насыйп булсын. Кар кызы сүзләреннән шигъри юлларны мин дә язам:
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык-моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Амин!