Апас ветеринария берләшмәсе, ветбаклаборатория хезмәткәрләре эшләрен дә яратып башкара, үзләре дә матурлык ярата. Коллективта район буенча санасак, барлыгы 50 дән артык мал белгече эшли. Фермалардагы КФХ һәм шәхси хуҗалыкларда бүген 30 меңнән артык сыер-бозау, кәҗә-сарык, кош кортлар исәпләнә. Йорт эт-мәчеләре саны да бик ишле. Бу хуҗалыкта һәрчак тәртип булырга тиеш. теле булмаса да алар да авырып китә. Вакытында прививка-вак ина салу, дәвалау, төрле йогышлы авыруларга каршы көрәш тиешенчә булмаса районда көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен район ветерария белгечләренә күп тырышырга туры килә
Президент программасы буенча район ветеринария берләшмәсенең былтыр капиталь ремонтланган ике катлы бинаның эче дә, тышы да чиста-пөхтә. Җәен биредәге чәчәкләр дә күз явын алырлык булып үсә. Техник хезмәткәр Җәмилә Җамалиева тәрбияли аларны.
Төрле җанварлар уратып алган фонтан да үзенчәлекле, бина каршындагы Айболит янында фотога төшүчеләр бик күп. Кышын да бу матурлыкны кар күмеп китми, әнә нинди матур итеп Кар Кызы белән Кыш бабай сыннары ясап куйганнар. Районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов барлык хезмәттәшләрен, райондашларны, Апас кунакларын Яңа 2017 ел белән котлый.
-Әтәч елы уңышлы, эшләп тапкан байлык бәрәкәтле, фермалар, мал абзарларында терлекләр үрчемле булсын,- ди.