Апас яшьләре паспорт алды

2016 елның 30 декабре, җомга

14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Тантана районның туган якны өйрәнү музеенда Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында узды. Район башлыгы урынбасары Марат Ганиев, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Айрат Сафиуллин егет-кызларга изге теләкләрен, киңәшләрен юллап, паспортлар бирделәр һәм кичәне оештырган музей коллективына рәхмәтләрен ирештерделәр. Тантанада егет-кызларның якыннары, әти-әниләре катнашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Резедә Мостафина һәм Айрат Айтуганов патриотик рухтагы җырларын бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International