Василий Аверьянов котлаулар кабул итте

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Янгелде авылында гомер итүче, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов 81 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Күпләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән таныш Василий Игнатьевич янында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев булып, район башлыгы исеменнән изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәчләр тапшырды. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев та хезмәт героен бәйрәме белән тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International