Апаста хоккей уеннары булачак

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

14 январьда Апас “Алтын алка” Боз Сараенда Татарстан беренчелегенә 2004-2005 елларда туган республика балалар хоккей командалары турнирының беренче сайлап алу зона матчлары үтәчәк. Ярышлар иртәнге тугызда башланачак дип фаразлана. Турнирга 6 район командасы чакырулы

 

15 январьдан Апас хоккей лигасының плей-офф матчлары этабы башлана. Һәвәскәр хоккейчыларыбыз быел “Корольләр”, “Амур”, “Факел” һәм “Т-34” командалары составында көч сынаша. Ярышлар гадәттәгечә кичке биштә башланачак. Килегез, күрегез, хоккейчыларга көч биреп торыгыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International