Апас талы матур яза

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Апас “Туган якны өйрәнү” музее коллективы Татартан Милли музее үткәргән “Яңа ел бүләкләре ярминкәсе-музей базары” конкурс - акциясендә катнашып Дипломга лаек булды.

-Ярминкәгә үз кулларым белән алмагач, шомырт, юкә, тал агач ботакларыннан ясаган авторучкалар, чәй касәсе астына агач чынаяклар, 14 сәхнә чыгышым кергән компакт-диск алып барган идем. Бик ошаттылар. Мин бу эшкә 3 ел элек тотындым. Агачтан инде 300 ләп шундый экспонат ясадым. Аларны тамашачыларга, музейга килгән төрле рәсми делегацияләргә бүләк итәм, туган як, Апасыбыз истәлеге дип сатып алучылар да бихисап,-ди Рәмис Ногманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International