Апас мәчетләрендә әлифба бәйрәмнәре

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Һәр елдагыча  мәчетләребездә беренче ел укучы шәкертләребез белән әлифба бәйрәмнәре уздырылды. Мөгәллимнәребез быелгысы елда бу бәйрәмне аеруча да үзенчәлекле итеп оештырдылар. Ул дини йолаларыбызны искә төшереп, викторина рәвешендә сорауларга җаваплар биреп, дини мәҗелесләрне үткәрү тәртипләрен аңлатып, Коръәннән шифа аятьләрен укып, шифалы суларны эчеп түгәрәк өстәлләр артында барды.                      

Мәүлед аенда беренче мәхәллә “Рамазан“ мәчетендә Апасыбызның өч мәчетендә дә укучы шәкертләребез, (алар быелгысы елда 30га якын) һәм алар-ның мөгәллимнәре белән берлектә Мәүлед ашы үткәреп, бәйрәмне үткәрү тәртипләренә төшендереп, аның асылы, күркәмлеге билгеләп үтелде. Бу бәйрәмнәр  шәкертләребез күңелендә зур шатлык, горурлану хисләре тудырды дисәм һич тә ялгышмам.

 Хөрмәтле шәкертләребез! Алган белемнәрегез дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә күңелләрегезгә иман ныклыгы салсын, нык булыгыз,  шушы юлдан тайпылмагыз. Динне хөрмәтләп Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү – кыйммәтле бер хәзинә, аны саклап, авырлыкларга, сынауларга бирешмичә яшәү – чын бәхет.

Рәмзия Гыйлманова,

Апас мөслимәләр берлеге рәисе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International