Апас районында паспортны күпфункцияле Үзәк аша алып була

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

-Паспортны хәзер полициягә бармыйча Апасның күпфункцияле Үзәге аша да алып яки алыштырып була дип ишеттем. Дөресме бу хәбәр?

Шәрифулла Имангалиев.

Сорауга район прокуроры Артур Шәрипов җавап бирә:

-Узган елның 18 ноябрендә Россия Хөкүмәтенең 1214 нче Карары үз көченә керде. Шул нигездә 1 февральдән паспортны Апаста күпфункцияле Үзәк аша да алып булачак. Моның өчен Россия гражданины шунда килеп гариза язарга, тиешле фотоларын һәм документларын тапшырырга тиеш. Алар Үзәктән район паспорт –виза хезмәтенә 3 көн эчендә юлланырга тиеш. Ул тикшерелеп, Законда каралган вакытта рәсмиләштерелгәч, шулай ук 3 көн эчендә Үзәккә тапшырыла. Гариза бирүче кешегә бу хакта хәбәр ителә, аңа паспортын Үзәккә килеп  алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International