Каратунның “Гөлчәчәк“ балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Каратунның “Гөлчәчәк“ балалар бакчасында республикакүләм программа нигезендә тулы күләмле төзекләндерү эшләре бара. Бинаның эче тулысынча үзгәрә, яңара, матурлана. Биредә җылылык, ут, санитария челтәрләре тулысынча алмаштырылачак. Шулай ук яңа ишекләр куела, җылы идәннәр җәелә, диварлар үзгәрә, тәрәзәләр җылытыла. 4 бригада хезмәт күрсәтә. Бакча хезмәткәрләре дә үз көчләрен кертә. Әлегә балалар бакчасы вакытлыча ялга туктаган. Бакча мөдире Мөнирә Садриева сүзләренчә, балалар күбесе өйдә тора, ә кайберләре Дәүләки һәм “Кояшкай“ бакчаларына йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International