Районыбызның һәрбер авыл җирлегендә район башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә халык белән очрашулар бара. Биредә һәрбер өлкә җитәкчеләре, эчке эшләр, прокуратура вәкилләре катнаша.
Бүгенге очрашулар Табар-Черкен авыл җирлегеннән башланды. Әлеге җирлектә яшәүче халык юл өчен рәхмәтләрен җиткерде. Район башлыгы күпер салуда булышачагын һәм ансамбльгә гармоннар, клубка аппаратура бүләк итәсен белдерде.
Биеш авыл җирлеге Дәүләки авылы клубында каршы алды. Район башлыгы белән рәхәтләнеп сөйләшеп, килеп туган мәсьәләләр урында ук хәл ителде. Район газ хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Дәвешлеләр авыл уртасына фельдшер-акушерлык пункты, “Чиста су” программасына кертүләрен сорадылар. Мәктәп тәрәзәләрен быел ук алыштырырга кирәклеген ассызыклады район башлыгы.
Коштавылы авылы халкы Апаска йөрү өчен автобус сорады. Шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк. – Юлыбыз бар, суыбыз булды. Автобуслар балаларны клуб янына кадәр китерәләр. Кәфил Гыймранов юлларны чистарттырып, тукталышларны ачтырып тора. Барыгызга да зур рәхмәт, - диде Нурия апа Мифтахова.
Тутайда якты, җылы клубта бик матур каршы алдылар. “Чиста су” программасына керәчәкләре әйтелде. Автобус мәсьәләсе күтәрелде.
Кызылтаулыларны район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлаттылар, биеттеләр. – Үзебез җыелып зират тирәсен тоттык, урамга юл салдык. Спонсорларыбыз, халыкның ярдәме зур булды. Барлык дини бәйрәмнәрне җыелышып чәй табыны артында үткәрәбез, пай җирләренә дә бирелде. Барыгызга да Алланың рәхмәте булсын, - диде Тәскирә апа Вафина. Олы рәхмәтләрен җиткерүче Мәръям апа Хәйрова урамга өстәп лампочкалар, Көлкәш авылына су трубалары сорады. Мәсьәлә шулай ук хәл ителәчәк.
Урта Балтай һәм Тәүгелде авылларында су трубалары яңару, юллар салыну өчен чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Тәүгелде авылы клубына яңа тәрәзәләр дә булачак.
Аюкөйдергән авылы халкын шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән шатландырдылар. Гөлфизә апа Зыятдинова барлык авыл халкы исеменнән барлык уңайлылыклар өчен олы рәхмәтен җиткерде. Авыл фельдшеры исә район хастаханәсе, даруханә хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтләрен әйтеп җибәрде. Район башлыгы авыл клубына аппаратура бүләк ителәчәген әйтте.