Апасның һәрбер авыл җирлегендә халыкны кабул итүләр бара

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Районыбызның һәрбер авыл җирлегендә район башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә халык белән очрашулар бара. Биредә һәрбер өлкә җитәкчеләре, эчке эшләр, прокуратура вәкилләре катнаша.

Өченче көнебез Югары Ындырчы авыл җирлегеннән башланды. Быел әлеге җирлектә Бөяне чистартып бетерү, авыл җирлеге бинасын капиталь төзекләндерү, зиратка кадәр таш өслекле юл салу эшләре башкарылачак. Халык әлеге яңалыкны бик рәхәтләнеп кабул итте.

Сатмыш авыл җирлегендә су юллары алыштырылачак. Мәктәп тәрәзәләре дә яңарачак дип вәгъдә бирде район башлыгы.

Югары Акхуҗа авыл җирлеге халкы сөт акчасының вакытында түләнмәвен күтәрде. Карамасар авылына су башнясы кирәклеген сорады.

Каратун авыл җирлегендә килгән халыкны Апас, Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сөендерделәр. Заготзерно халкы сулы булу шатлыклары белән уртаклашып, күз яше аша олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Морзалар авылына ФАП, клубка ремонт, мәктәпнең тышланачагын шатланып кабул иттеләр. Башняны чистартырга кирәклеге ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International