Район мәдәният йортында хәрби-патриотик концерт узды

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин чакыруы һәм "Ак Барс" Холдингы җитәкчесе Иван Егоров ярдәме белән "От Афгана до Чечни" төркеме Апаска килде. Кайнар нокталарда катнашкан райондашларыбыз, улларын югалткан солдат аналары, ирләрен югалткан ханымнар, яшьләр һәр чыгышны күңелләре аша үткәрде. район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин хәрби бурычларын намус белән үтәгән егетләрнең батырлыгына тагын бер кат рәхмәт җиткереп, яшь буынны туган илебезнең горурлыгы булырга өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International