Аграр көллият укучылары укытучылары Рөстәм Мингазиев җитәкчелегендә бию серләренә өйрәнәләр. Биредә Апас, Кайбыч, Буа, Югары Ослан районыннан булган төрле милләт егетләре татар биюен башкаралар. Егетләр биергә теләп йөриләр, төрле кичәләрдә катнашалар.