Апас мәктәбе укучылары редакциядә кунакта

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Ләйсән Вәлиева белән Раилә Салахова Россия матбугаты көне уңаеннан һәр ел саен мәктәп укучылары өчен редакциядә кызыклы сәяхәтләр оештыралар. Быел редакциягә кунакка 5 “Б“ сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Гөлүсә Галләмова) һәм ата-аналар комитетыннан Ирина Комиссарова белән Алсинә Зиннәтуллина килделәр. Укучылар бик кызыксынып редакция, җурналистлар, газета эшләнеше, телевидение белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Редактор Гүзәл Хилавиева һәр кабинет белән тәфсилләп таныштырып йөрде. Сыйныфташлары Зилә Насретдинованың туган көне икән, аны бергәләшеп тәбрик иттек. Соңыннан истәлеккә фотога төштек. Балалар сәяхәттән канәгать булып, газетага язмалар җибәрергә вәгъдә итеп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International