Район мәдәният йортында 5 ел рәттән Мәүлид кичәсе үткәрелә. 18 гыйнвар көнне дә бу күркәм кичә узды. Биредә бик матур итеп мөнәҗәтләр әйтелде, вәгазьләр укылды. Кичәдә район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, бәйрәм белән тәбрикләде. Мирхәт хәзрәт, Рәшит хәзрәт вәгазьләр сөйләделәр. Чарада Тәтеш районы мөхтәсибе, төбәк казые Инсаф Җәләлетдин дә катнашты.