Апастан Камил ага Әхмәдуллинга башкаладан Рәхмәт хаты килде

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Апаста яшәүче, Татарстан Республикасының атказанган агрономы Камил ага Әхмәдуллин 80 яшьлек юбилеен каршылады. Аны олы юбилее уңаеннан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин оенә барып котлады һәм район башлыгының изге теләкләрен җиткерде, бүләген тапшырды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын да бирде. Юбиляр олы рәхмәтләрен әйтеп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International