Намуслы хезмәте һәм яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбияне уңышлы алып барганы өчен Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков исеменнән мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Бу олы бүләкне аңа район башлыгы Рәшид Заһидуллин тапшырды.