Янгелдедән Миңлебәнәт әбигә 95 яшь тулды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Янгелде авылында гомер итүче Миңлебәнәт әби Нуртдинова үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Истәлекле туган көн бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиев та изге теләкләрен юллады. Миңлебәнәт әби бүген үги улы Хәлим, аның балалары Гүзәл, Рафаэль тәрбиясендә яши, үзен яхшы хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International