Туган ягым

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Авылда туып-үскәнгәдер дә, авылда гомер кичергәнгәдер дә Тау ягым Апасымны, авылымны бик нык яраттым һәм яратам.

Дөрестән дә, элекке вакытлар белән бүгенге көнне чагыштырып карасаң, “жир белән күк“ арасы кебек. Гомерләр су агымы кебек үтеп тора, мин дә инде 77е белән барам, үзе бер тарих. Ә шулай да картаясы килми, чөнки дөньялар яхшырды, яшәү шартлары искиткеч уңайлы, авыллар шәһәрдән ким түгел, әле яхшы якларыбыз да күп, саф һава, урман-сулары, транспорт тынычлыгы һәм башкалар. Авылларыбызда ут-газ кергән, челтерәп агып торучы чишмәләребез, яхшы юлларыбыз бар һәм автобусларыбыз районга, Казанга йөреп тора.

Апасыбыз турында язып түгел, сөйләп тә бетерерлек түгел, шулкадәр матурайды, культуралашты, азрак бармый, күрми торсаң, танып булмый. Ул юллар, утлар, һәйкәлләр, зәвык белән эшләнгән йортлар, чисталык, рәссам дә моның кадәр ясый алмас иде. Яңа оештырылган ял паркы күңелне үзенә тартып тора. Ул бай кибетләр, шундый зур базар. Районыбызның шушындый уңышларга ирешүе район башлыгы Рәшид Заһидуллинның армый-талмый, тырышып эшләү нәтиҗәсе. Алга таба да районыбызның зур җиңүләргә ирешүен телибез.

Районда Татарстан күләмендә танылган музеебыз бар. Аның җитәкчесе Рәмис Ногманов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәсәйнең халык мәгарифе отличнигы, тумышы белән Борнаш авылыннан. Бүгенге көндә 65 яшьлек юбилеен каршылаучы мөхтәрәм, хөрмәткә лаек кешебез. Рәмиснең һөнәрләре күп. Иң беренче, ул кешелекле, мөлаем, игътибарлы укытучы да, политик та, артист та, музыкант та, бик булган, уңган гаилә башлыгы да. Музейны зурайтып, янкорма эшләп яталар, чөнки бинага сыймыйлар, экспонатлар шуның кадәр күп. Районыбыз тарихы, борынгы җиһазлар, данлыклы райондашлар, стендлар һ.б.

Рәмис ул талантлы, эзләнүчән, таләпчән, булдыклы кеше. Музейга керсәң, ул сине көне буе авызына каратып, эчтәлекле, ягымлы итеп сөйли. Бервакыт шулай, “Йә, Хәлим абый, музейга нинди экспонат бирәсең“, ди. Минем әтием сугыштан 47нче елда кайтып, җил тегермәненә эшкә урнашты. Вакытлар узу белән җил тегермәннәре бетте. Һәм мин тегермәннәр тарихка кереп калсын әле диеп, җил тегермәне макетын ясап, музейга бирдем һәм макет бүгенге көндә дә саклана.

Музейга һәр елны авылыбыз мәчет агалары белән сәяхәткә йөрибез. Бер килүебездә шулай Рәмис музей турында, тарихыбыз турында бик күп мәгълүматлар биргәннән соң, баянын алып җырлап җибәрде. Безнең дә яшь чаклар искә төшеп, дәртләнеп киттек. Муллабыз Хәлимҗан моңлы тавышы белән җырлап җибәрде һәм без дә Закиров Фәхри  тальянда, Садриев Хәлим хромкада, Халиков Габбас кыңгыраулы “Саратов“ гармуннарында уйнап җибәрдек.

Барлык райондашлар исеменнән районыбызның алга таба да яңа үрләргә, яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз. Уңышлар сезгә райондашлар!

Хәлим Садриев.

Дәвештән хезмәт ветераны, “Мәгариф отличнигы“, мәчет аксакалы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International