Район мәдәният йорты сәхнәсендә Үзәк Чыршы белән саубуллашу кичәсе узды. Сәхнә түрендә, әлбәттә, Кыш бабай, Кар кызы һәм быелгы елның символы булган әтәчләр булды. Апас, Каратун, Кызыл Тау, Ындырчы үзешчәннәре күңелле ял иттерде. Шулай ук тальян һәм гармун моңнары тынмады. Җырчылар берсен-берсе алмаштырып кына торды. Биючеләр яңа биюләре белән рухландырды.