Быел “Ел укытучысы – 2017“ бәйгесе Апас һәм Каратун мәктәбе базаларында узды. Биредә районыбызның төрле мәктәпләреннән 16 укытучы катнашты. Алар арасыннан Апас урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлүсә Галләмова барлык таләпләрне төгәл үтәп Гран-прига лаек булды. Ул Буа шәһәрендә узачак зона бәйгесендә катнашачак. Дәвеш мәктәбеннән Ләйсән Гәләветдинова, Табар Черкене мәктәбеннән Илгинә Яруллина призлы урыннар яуладылар.