Студентлар көне унаеннан, Зур Болгаер клубы мөдире Галиева Миңнегөл апа белән берлектә яшьләр өчен “Матур әдәбиятта гүзәл яшьлек" дигән әдәби кичә үткәрелде. Аеруча китапны үз итүче яшьләр үзләренең белемнәрен иптәшләренә күрсәттеләр. Язучыларның гүзәл яшьлек дәртен тасфирлаучы әсәрләреннән өзекләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Мәктәп елларын искә алган кызыклы сорауларга, биремнәргә бик төгәл җавап бирделәр. Соңыннан әле китаплар белән танышып укырга алучыларда булды.