Районда гражданнар оборонасы, мобилизация һәм эвакуация район штабларының уку-өйрәнүләре 1 февральдә Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында дәвам итте. Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының чаралар үткәрү бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Гареев көтелмәгән хәлләргә әзерлек, төгәллек, уяулык турында уку-өйрәнүләр алып барды. Сорауларга җаваплар бирде. Бу чара 2 февральдә Апас мәктәбендә дәвам итәчәк.