Чикләү вакыты ике айга озынайтылды

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Алкогольле эчемлекләр һәм составында спирт булган продукция әйләнешен контрольдә тоту район комиссиясенең чираттагы утырышында Апас территориясендәге сәүдә нокталарында күзәтүләр үткәрү эш графигы расланды.

-Эчке куллануга каралмаган, составында 28 проценттан артык этил спирты булган төрле сыеклыклар, хушбуй, көнкүреш һәм автохимия продуктлары әйләнешендә чикләүләр ике айга озынайтыла. Россия баш санитария табибы А. Попова күрсәтмәсе үтәлешенә җитди игьтибар итәчәкбез,-диде комиссия рәисе Шамил Гаффаров.

Бу карар 27 январьдан үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International