11 февральдә район Сабантуе аланында “Россия чаңгы юлы-2017” спорт бәйрәме уздырылачак,-дип хәбәр итә район спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
Ярышларга теркәлү иртәнге тугызда башланачак. Дистанциягә мәктәп, авыл җирлекләре, оешма-предприятие, шәхси эшмәкәрләр, хуҗалыклар командалары чакырыла. Катнашучыларның табиб белешмәләре булу сорала. Спорт аланында көне буе кайнар-чәй коймаклы табыннар янында тамак ялгап алырга, Апас үзешчәннәре концертын тыңларга мөмкин булачак. Гаиләгез, балалар белән бергә таудан чана шуу ярышларында да катнашу мөмкин. Карйәргечләрдә сәяхәт итеп булачак. Килегез, катнашыгыз, тамашачылар сафына басып башкаларга көч биреп торыгыз! Җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнә.